Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәргә юл куймыйк

Фаҗигагә юл куйма- Белгәнеңне тормышта да куллан!

Районыбыз укучылары нигездә, юл йөрү кагыйдәләрен белә. Әмма белгәнеңне тормышта куллану җитеп бетми.

Әледән- әле балаларның юл һәлакәтләренә очравы яки фаҗигагә сәбәпче булуы урынлы борчу уята. Бүген ЮХИДИның пропаганда бүлеге җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова Актанышның икенче санлы мәктәбенең 5 нче сыйныф укучылары белән очрашып юл кагыйдәләренә багышланган профилактик әңгәмә уздырды. 

Ноябрьнең күңелсез көннәре юл йөрү кагыйдәләренә аеруча игътибарлы булуны таләп итә. Укучылар, иртә белән көн күтәрелгәнче автобус тукталышларына юл тота. Мәктәптән яисә түгәрәк, секцияләрдән кайтканда да караңгы төшкән була. Яктылык кайтаргыч элементларны тагып йөрү үзләренең дә, юлдагы автомобиль йөртүчеләрне дә һәлакәтләрдән саклый. Укучылар, аларның ата-аналары менә шуны онытмасын иде. 

Очрашуда РФ Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлегенең балигъ булмаган балалар белән эшләү инспекторы Регина Камалова да катнашты. Регина Радик кызы укучыларга комендант сәгате таләпләре, балигъ булмаганнар белән килеп чыккан хокук бозулар турында сөйләде.  Укучыларны әлеге тәртип бозулардан сак булырга өндәде.

Актанышның беренче һәм икенче санлы мәктәпләрендә балалар иминлеген кайгыртуга зур игътибар бирелә.

-Укучылар саны күп булганлыктан бу мәктәпләрдә һәр сыйныф белән пропаганда эшен аерым алып барабыз. Шундый очрашуларны даими оештырганнары өчен мәктәп дирекциясенә зур рәхмәт,- диде Ләйсән Рәдиф кызы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев