Иртәгә мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында террорга каршы өйрәнүләр узачак
Тиздән беренче сентябрь- Белем көне.
Укучылар, укытучылар, әти-әниләр өчен иң җаваплы чор- яңа уку елына аяк басабыз. Хәзерге вәзгыятьтә белем бирү учреждениеләрендә, балалар бакчаларында иминлекне саклау иң мөһиме. Иртәгә, 29 сентябрь көнне нәкъ тә шушы максатны күздә тотып, террорга каршы көрәш буенча мәктәпләрдә, балалар бакчааларында өйрәнүләр уздырылачак.
Укучыларга һәм укытучыларның, тәрбиячеләрнең һәм балаларның иминлеген тәэмин итү, террордан саклану буенча киңәшләр биреләчәк.
Өйрәнү барышында куркынычсызлыкны тәэмин итү кагыйдәләре искә төшереләчәк.
- 2004 елның 1 сентябрендә Төньяк Осетиянең Беслан шәһәрендә террорчылар мәктәпне камап алды. Җанөшеткеч фаҗигадә 300 дән артык кешенең гомере өзелде, шуларның 186сы мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге бер гөнаһсыз сабый балалар иде.
- 2021 елның язында Казанның 175 нче гимназиясендә «Казан стрелогы» Илназ Галәвиев тугыз кешене үтерде. Бу һәлакәттә тагын 130дан артык кеше авыр яраланды.
- 2022 елның 26 сентябрендә Ижауда үзе укыган 88 нче мәктәптә Артем Казанцев атыш оештырып 17 кешенең башына җитте.
Бу авыр фаҗигаләрне кабат хәтердән яңартканда йөрәкләрдән кан саркый. Бер гаепсез, әле яшәргә дә өлгермәгән яшь җаннар өчен күңел өзгәләнә.
Менә шундый аяныч хәлләрне булдырмау, кисәтү өчен һәрвакыт уяу, игътибарлы һәм җаваплы булу, саклык кагыйдәләрен белү һәм үтәү мәҗбүри.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев