Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Ышаныч һәм иминлек

Көзге бозда шаярмагыз

Һава торышының кискен үзгәреп- көндез җылытып, төнлә шактый суытып торуы табигатьтә дә үзен сиздерә. Иртәнгә авыл эчендәге кечкенә инеш-күлләрнең генә түгел, Сөн, Ык кебек елгаларның да өстен боз каплап китә. Ымсындыргыч челтәр бозлык мәктәпкә барганда, кайтканда укучы балаларны үзенә чакырып ымсындыра. Көзге каникулларда исә малайлар-кызлар иртәдән үк елга-күл буйларында уйнарга ашыга.

Кичке яисә төнге салкыннан ката төшкән боз әле беркадәр йөк күтәрә алса да, көндез исә кояш нурлары астында эреп юкара һәм калын булып күренүгә дә карамастан, ватылырга мөмкин. Ел саен көзге чорда Татарстан сулыкларында һәлак булучылар хакында кайгылы хәбәрләр килеп тора, алар арасында балалар булу аеруча кызганыч.

Белгечләр кисәтүенчә, сулыклар тигез булып туңмыйлар, ягъни бер урында боз ярыйсы ук нык һәм калын булса, икенче урында нечкә булырга мөмкин.

Елгаларда беренче боз күренү белән үк балаларның табигый бозлыкта шуып карау теләге туа. Шуңа да, ата-аналардан, боз тулысынча туңып бетмичә балаларның үзләрен генә, караучысыз елга буена җибәрмәүләре сорала.

Җәяүле бозга кергәндә бозның калынлыгы 7 сантиметрдан, ә тиераяк белән шуарга теләгәндә 12 сантиметрдан, боз аша җәяү чыгу өчен 15 сантиметрдан да ким булмаска тиеш. Автомобильләр боз кичүенең калынлыгы 30 сантиметрга җиткәч кенә боз юлына кертелә.   

Боз өслегенә тәүлекнең караңгы яисә күз күреме начар вакытта- томан, көчле кар, яңгыр яуганда керү тыела. Елга аша боз өстеннән чыкканда рәсми рәвештә теркәлгән кичүдән чыгарга кирәк. Бозның калынлыгын аяк белән тибеп тикшерү рөхсәт ителми, моның өчен таяк кулланырга мөмкин. Таяк белән сукканнан соң бераз гына булса да су күренә икән, бу инде бозның нечкә булуын, аңа басарга ярамаганын күрсәтеп тора.

Ә менә боз аша төркем белән чыкканда бер-берегездән 5-6 метр ара калдырып барырга кирәк. Аннан соң үзегез белән 20-25 метрлы чыдам җеп алу хәерле. Чөнки алда баручы иптәшегез кинәт кенә боз ватылып суга төшеп китсә, аңа әлеге җепнең бер очын биреп, аңа якын килмичә генә судан тартып алырга мөмкин булачак.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев