Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Пучы мәктәбенең «Бөркет» яшь юл хәрәкәте инспекторлары Түбән Камага «Имин көпчәк» бәйгесенә китте

21-24 май көннәрендә Түбән Кама шәһәрендә республикакүләм «Имин көпчәк» бәйгесе уза. Әлеге ярышта Актаныш районын Пучы мәктәбенең Пучы мәктәбенең «Бөркет» яшь юл хәрәкәте инспекторлары тәкъдим итә.

"Бөркет" яшь юл хәрәкәте инспекторлары районда узган "Имин көпчәк" бәйгесендә иң күп балл туплап беренче урынны алган иде. Велосипедта йөрү, беренче медицина ярдәме күрсәтү, юл кагыйдәләрен белү буенча биремнәр эшләүдә иң-иңнәр булып танылдылар.

Республика бәйгесендә дә "Бөркет"ләр һәм аларның җитәкчеләре Зәлинә Назиф кызы сынатмаслар дигән ышанычта калабыз, уеннарда зур уңышлар телибез. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев