Бүген, 22 май- Бөтенроссия бассейн индустриясе көне
22 майда Бөтенроссия бассейн индустриясе көне билгеләп үтелә. Йөзү-күңел күтәренкелеген арттыру һәм кәефне яхшырту өчен менә дигән ысул, ул шулай ук сәламәтлекне ныгытуга ярдәм итә. Әмма ул шулай ук йогышлы авырулар, агуланулар һәм җәрәхәтләр куркынычы белән бәйле.
Бассейнга барганда нәрсәләр белергә кирәк?
Бассейндагы иминлек санитария нормалары белән регламентланган кагыйдәләрне үтәүдән гыйбарәт!
- Чишенү бүлмәләрен, душ кабиналарын һәм бассейн тирәсендәге зоналарны чиста тотарга;
- Суга керер алдыннан душта сабын белән юынырга;
- Үзең белән суның чисталыгын саклау өчен башлык һәм резина башмаклар алырга, алар егылулардан сакланырга ярдәм итә һәм гөмбә авырулары куркынычын киметә;
- Ачык яралар булганда суга кермәскә һәм суны йотмаска.
Йөзгәннән соң яңадан душ керергә һәм тирегә дымландыргыч кремнар сөртергә кирәк, чөнки хлор тиредәге дымның табигый балансын бозарга мөмкин.
pH балансын торгызу һәм тешләрне саклау өчен авызны төче су белән чайкарга.
Бассейнга барыр алдыннан крем һәм мазь куллану, шулай ук үзең белән пыяла савыт алу тыела.
Бу гади кагыйдәләрне үтәү сезнең бассейнда ял итүегезне куркынычсыз һәм күңелле итәчәк. Сәламәтлегегезне саклагыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев