Татарстан Сәламәтлек саклау министры итеп Альмир Абашев билгеләнде
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры итеп Альмир Абашевны билгеләделәр. Бу хакта бүген билгеле булды.
Альмир Абашев 1975 елның 6 декабрендә Казанда туган. «Дәвалау эше» белгечлеге буенча Казан дәүләт медицина университетын, аннары Казан дәүләт медицина академиясенең клиник ординатурасын, неврология, вертеброневрология һәм мануаль медицина кафедрасын тәмамлый.
Альмир Абашев Актаныш районы үзәк хастаханәсенең медицина киңәшмәсендә, 2025 ел, 7 февраль. Ләйсән Газизова фотосы
Республика вертеброневрология үзәгендә неврология бүлеге мөдире. Республика клиник неврология үзәге генераль директоры урынбасары була. Ел ярым «Обсерватория» Республика балалар туберкулез шифаханәсенең баш табибы вазыйфасын башкара. 2003 елдан 2016 елга кадәр 2 нче номерлы Республика клиник хастаханәсенең баш табибы була. Аннары өч ел Казан федераль университетының медицина-санитария бүлеген җитәкли.
2019 елның апреленнән Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгының беренче урынбасары вазыйфасында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев