Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

Актаныш- Казан арасын якынайтып: Кама аша төзелүче күпер ел ахырында кулланылуга тапшырылачак

М-7 федераль юлындагы куәтле төзелешләр Актаныш- Казан арасын да шактый якынайтыр дип көтелә. Төзелешләр алып баручы «Волго- Вятскуправтодор» ФКУ Түбән Кама һәм Яр Чаллыны урап узу өчен Кама елгасы аша салына торган күпернең 89 проценты әзер булуын хәбәр итте.

Түбән Кама һәм Яр Чаллыны урап узу өчен Кама елгасы аша салына торган күпернең озынлыгы 1,3 км-ны тәшкил итә. Бу Казан- Екатеринбург тизйөрешле маршрутының иң озын корылмасы. Эшләр «Куркынычсыз сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында алып барыла. Күпернең әзерлеге 89 проценты тәшкил итә.

Күпер төзүчеләр ике катлы юл өслеген салуга керештеләр, аның аскы катламы вибрацион йөкләнешкә чыдам 4 см калынлыктагы гранит композициядән, ә өске катламы 5 см калынлыктагы вак таш – мастикалы асфальт-бетоннан эшләнәчәк. Күпергә барлыгы 5,5 мең тоннадан артык асфальт- бетон җәеләчәк.

Хәзерге вакытта күпернең эстакада өлешендә эшләр башланган, биредә аскы катлам урнаштырыла. Шул ук вакытта күпер корылмасында 35 мең кв.метрдан артык түбән катлам җәеләчәк.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, объектта мөһим этап – күпернең терәк өлешләренә металл пролет төзелешен төшерү төгәлләнә. Ясалма корылманың эстакада өлешендәге 12 өлештә өрлекләр монтажланган һәм тигезләүче катлам урнаштырылган. Якын көннәрдә калган өч өлешне монтажлау тәмамлана.

Түбән Кама һәм Яр Чаллы шәһәрләрен урап узу- 81 км дүрт полосалы І Б категорияле автомобиль юлы, 10 күпер, биш транспорт чишелеше, 11 юлүткәргеч һәм биш төрле дәрәҗәдәге киселешне үз эченә ала. Яңа участок, агломерацияләрнең юл челтәрен бушатып, шәһәрләрдән транзит транспортын чыгарырга мөмкинлек бирәчәк, ә Казан белән Түбән Кама арасындагы юл вакыты бер сәгатькә диярлек кыскарачак. Объекттагы эшләрне 2024 ел ахырына кадәр тәмамлау планлаштырыла.

Фотолар «Волго- Вятскуправтодор» ФКУ сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев