Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Әдәби мәйдан

Актанышның китап сөючеләренә Татар Суыксуында яшәүче Фәнәвис Дәүләтбаевның «Күңел чаткылары» китабын тәкъдим иттеләр

Бүген Актаныш районының Тантаналар залында Татар Суыксуында яшәүче Фәнәвис Дәүләтбаевның «Күңел чаткылары» китабын тәкъдим итү кичәсе узды.

Актаныш районының Татар Суыксуы авылында яшәүче, Татарстан Республикасы Язучылар союзы әгъзасы, күпсанлы әдәби премияләр иясе Фәнәвис Дәүләтбаев меңләгән шигырь, йөзләгән популяр җыр авторы. Аның китапларының саны елдан- ел арта. Автор шушы көннәрдә генә үз хисабына робагыйларын туплап "Күңел чаткылары" җыентыгын нәшер итте. Актаныш үзәкләштерелгән китапханәсе данлыклы шагыйребезнең әлеге китабын бик күркәм рухта, тәрбияви эчтәлектә тәкъдим итү кичәсе оештырды. 

Бу хакта «Актаныш-информ»ның мәгълүмат чаралары- телевидение һәм радио аша тулырак  яктыртачак. 

Игътибарыгызга – фоторепортаж.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев