Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Әдәби мәйдан

Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия укучысы- «Яшь каләмчеләр» республика иҗат фестивале Гран-при иясе

Кичә районыбызда әдәби кичә- «Яшь каләмчеләр» республика иҗат фестиваленә йомгак ясау тантанасы булды. Быелгы иҗат фестиваленең Гран-при иясе булып сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия укучысы Энҗе Ильясова танылды.

"Яшь каләмчеләр" республика иҗат фестиваленең быелгы Гран-при иясе Энҗе Ильясова сәләтле балалар өчен гуманитар гимназиянең 9 сыйныфында укый. Сәләтле кызның остазы-  Чулпан Шәрипова. Чулпан Рәмзил кызының тагын бер укучысы Лиана Шакирова фестивальдә 1 урынга лаек булды. 

Афәрин, кызлар, киләчәктә дә иҗат уңышлары телибез.

Энҗе Ильясова тантаналы кичәдә үзенең иҗат җимешен яттан сәнгатьле укып та тамашачыларны шаккаттырды. Бу видеоны безнең телеграм-каналда әлеге сылтама аша – https://t.me/airs16/33010 карый аласыз. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев