Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
#БЕЗ- БЕРГӘ!

Әтәс авылында узган төндә янгын чыгып райондашыбыз өйсез калды- Ярдәм итик!

Узган төн Әтәс авылында яшәүче Флүзә Анисимова өчен олы борчу алып килә, өе яна. Кышка кергәндә баш очыңда түбәң булмаудан да яман нәрсә юктыр. Бу хакта безгә Флүзә Рафак кызының күршеләре ярдәм сорап хәбәргә чыкты.

Хөрмәтле халкым, узган төндә янгын чыгып, Әтәс авылында яшәүче  Флүзә Рафак кызының өе яшәргә яраксыз хәлгә килде. Алда бит салкын кышлар, урамда яшәп булмый. Без бит бердәм халык! Кышка кергәнче, көчебездән килгәнчә ярдәм итсәк, бәлки, өен яшәргә яраклы хәлгә китерергә мөмкин булыр иде.

 Аллаһ ризалыгы өчен шушындый авыр вакытта ярдәм итсәк иде. 

Номер счёта: 40817810162004668197
Сбербанк

Тел. 8 950 315 65 92
Анисимова Флуза Рафаковна

Хөрмәтле райондашлар, бәлагә тарыган хатын-кызның мондый вакытта ялгыз калдырмыйк, хәлебездән килгәнчә булышыйк! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев