Актаныш

Актаныш районы

16+
#БЕЗ- БЕРГӘ!

Син дә кушыл: Актаныш районында волонтерлык хәрәкәте көчәя

Махсус хәрби операция башлану белән Актаныш районында «Без бергә» волонтерлар төркеме оешты һәм актив эшли башлады. Быел тагын бер берләшмә — «Актаныш» хәрәкәте барлыкка килде.

Хәрәкәтнең оештыручылары-  махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган якташыбыз Мансур Арслановның әнисе, «Ихлас гамәл» мохтаҗларга ярдәм үзәге хезмәткәре Илина Арсланова, һәм волонтер, махсус хәрби операциядәкатнашучы Илгиз Сәлимгәрәевнең хатыны Гөлназ Гарифуллина. Гөлназ Whatsappта «Өмет – Ышаныч. Бердәмлек" чатын ачып та, бик күп ярдәм оештыра. 

Соңгы вакытта гына да  «Актаныш» хәрәкәтенә кушылучылар бик күп санда маскировка челтәрләре үреп фронтка озаттылар. Аерым алганда, "Без бергә" фондына 13, Татарстан волонтерлары аша 15, якташыбыз, 810 нчы бригада сугышчысы Артур Ризвановка 4 ятьмә үреп фронтка җибәргәннәр. Хәзер якташыбыз Руслан Гайсин соравы буенча тагын 6 челтәр бәйләргә җыеналар. 

Маскировка челтәрләре үрү Балалар иҗат үзәгендә башкарыла. Игелекле эшкә районыбыз ветераннары, лаеклы ялдагы төрле һөнәр ияләре, инвалидлар үз өлешләрен кертә.

Актанышның беренче санлы мәктәбе, сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия укучылары, технология техникумы студентлары сугышчыларыбызның иминлеге өчен тырышып, берничә тапкыр челтәр үрергә килгәннәр. Балалар иҗат үзәге педагоглары буш вакытлары булган саен челтәрләргә тасма бәйлиләр.

Игелекле гамәлгә кушылырга теләүчеләрне төшке ашка кадәр һәм кичке якта 17:00-19:00 сәгатьләрдә Балалар иҗат үзәгендә көтәбез. Үзегез белән алмаш аяк киеме алып килергә онытмагыз.

 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев