Татарстанда Балаларга юридик ярдәм көне узачак
Татарстанда 20 ноябрь көнне билгеләп үтелүче Бөтенроссия балаларга юридик ярдәм көне уңаеннан киңкырлы мәгариф һәм консультация эшчәнлеге оештырылачак. Бу чараларның төп максаты — балаларның, аларның ата-аналарының һәм балалар белән эшләүче белгечләрнең хокукый белемнәрен арттыру. Бу хакта Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бөтен республикада балалар хокуклары, җинаять-хокук тәртибе, опека һәм уллыкка алу, шулай ук бала-ата-ана мөнәсәбәтләренең үзенчәлекләре турында лекцияләр, семинарлар һәм консультацияләр үткәреләчәк. Шул ук вакытта яшьләр арасында коррупциягә каршы аңлату эшләренә аерым игътибар биреләчәк.
Бу көнне гадәттәгечә, балалар белән гаиләләргә, инвалид балаларга, күпбалалы әти-әниләргә, приемлы һәм опекадагы балаларга, шулай ук ата-ана каравысыз калган баланы тәрбиягә алу яки уллыкка алуны планлаштыручыларга бушлай юридик ярдәм күрсәтеләчәк.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы сайтында Бөтенроссия балаларга юридик ярдәм көне уңаеннан уздырылачак республикакүләм чаралар планы урнаштырылган. Барлык инициативалар бушлай юридик ярдәм күрсәтүне тәэмин итү буенча Татарстан Республикасында «Юстицияне үстерү» дәүләт программасының максатлары һәм бурычлары кысаларында гамәлгә ашырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев