Актанышта инвалидлар арасында Спартакиада узды
3 декабрь - Халыкара инвалидлар көне. Мөмкинлекләре чикләнгәннәргә карата җәмәгатьчелекнең игътибарын тагы да арттыру максатыннан Актаныш районында 23 нче ел рәттән инвалидлар декадасы игълан ителә. Бүген ункөнлек кысаларында «Батыр» спорткомплексында спартакиада узды. Спорт бәйрәмендә 130 райондашыбыз катнашты. Алар дартс, кул көрәше, боҗрага баскетбол тубы ыргыту, өстәл теннисында көчләрен сынады.
Актанышта инвалидлар спартакиадасына 4 нче декабрь көнне Балалар иҗат үзәгендә шахмат-шашка, «Дулкын» бассейнында йөзү ярышлары белән старт бирелгән иде. Бүген авыл җирлекләреннән килгән спорт сөючеләр «Батыр» спорткомплексында тагын берничә төр ярышта көчләрен сынады.
Өстәл теннисы, дартс, кул көрәше һәм тупны боҗрага кертү буенча дистәләгән райондашыбыз инвалид таныклыгы бирелсә дә мөмкинлекләренең чикле түгел икәнлекләрен күрсәттеләр.
Ярышта катнашучыларны Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов сәламләп, алга таба да аларга сәламәт яшәү рәвеше алып баруларын теләде.
Ел саен үткәрелә торган спорт чарасы социаль адаптация чарасы да. Мондый ярышларда катнашып сәламәтлекләре таушалган кешеләр үзләрен җәмгыятьнең тулы хокуклы әгъзалары итеп хис итә.
"Спартакиадада 100 дән артык кешенең килүе бик күңелле күренеш. Без хәтта бу кадәр катнашырлар дип көтмәгән дә идек! Спартакиада җиңүчеләргә республика һәм федераль дәрәҗәдәге спорт фестивальләрендә катнашу мөмкинлеге бирә", - дип үзенең фикерләре белән уртаклашты район инвалидлар җәмгыяте рәисе Фәйрүзә Разетдинова
Актаныш районында инвалидлар ункөнлеге 10 декабрьдә «Игелек марафоны» белән тәмамланачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев