Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Актаныш муниципаль театры явыз ялганчыны фаш итте

Актаныш муниципаль театры коллективы даими эзләнүдә, артистларыбыз яңа сәхнә әсәрләре белән тамашачыны тәрбиялиләр, үзләре дә яңа яктан ачылалар. Кичә, 5 октябрь көнне театр Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сараенда спектакль сөючеләр хозурына Америка язучысы О. Генриның «Явыз ялганчы» әсәрен тәкъдим итте.

Спектакльне театрның режиссеры, Татарстаннның атказанган артисты Нур Хөсәенов ачып җибәрде. 

Быелгы репертуарга алынган әсәрнең тиз арада сәхнәләштерүен билгеләп үтеп ул алдан ук тамашачыларны җитешмәгән яклары өчен гаеп итмәскә чакырды. О. Генриның "Явыз ялганчы" әсәрен русчадан район мәдәният сараенда эшләүче язучы, журналист Габдулла Вафин тәрҗемәләштерә.

Вакыйгалар Америка штатларының берсендә бара. Әсәрнең сюжеты әллә ни катлаулы түгел, әмма аны безнең артистлар мавыктыргыч итеп уйнады, тамашачының игътибарын спектакьлнең ахырына кадәр бер төендә тота алдылар.  

Нур Мәкәрим улы бу спектакльнең мәктәп укучылары өчен, алар Пушкин картасы белән карый алсын өчен куелуын әйтте. Чыннан да әсәрнең тәрбияви көче бик зур: сәхнә әсәрен караганда тормышта нинди генә ситуацияләрдә дә кешелеклелекне саклап калырга кирәклекне аңлап, тоеп утырасың.

Спектакльнең ахырында артистларыбызның уенын тамашачылар алкышларга күмде. Район башкарма комитетының социаль һәм агарту бүлеге башлыгы Назил Латыйпов Актаныш театрына матур тамаша күрсәткәннәре өчен рәхмәтен белдерде. Бу көннәрдә театрыбыз тагын бер яңа спектакль әзерли, анысы якташыбыз, моң патшабикәсе Әлфия Авзаловага багышлана. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев