Актаныш

Актаныш районы

16+
Мәдәни Актаныш

Актаныш районы делегациясе Ташкентка Үзәк Азия Сабантуена китте

25 майда Үзбәкстанның Ташкент шәһәрендә Үзәк Азия Сабантуе узачак. Шәһәрнең Central Park мәйданында булачак зур чараны оештыруда Татарстан Республикасы вәкилләре башлап йөри. Алар арасында Актаныш районы делегациясе дә бар.

Әлеге фотоны Руслан Усманов Актаныш районы делегациясенең Ташкентка очар алдыннан төшереп алган.

Фотода: Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов, башкарма комитет җитәкчесе Илфат Бариев, аның урынбасары Дилбәр Әнвәрова, шулай ук "Агыйдел" дәүләт җыр һәм бию ансамбле артистлары, "Баламишкин" ансамбле гармунчылары һәм мәдәният хезмәткәрләре.

Хәерле юллар, имин очышлар, хөрмәтле райондашларыбыз! Сезгә күңелле сәфәрләр телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев