Актаныш

Актаныш районы

16+
Мәдәни Актаныш

Актанышта шигърият бәйрәмендә бөек Тукаебызны зурладылар

26 апрельдә татар халкы олуг бәйрәмен каршылый. Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көненә багышлап Актанышта бүген шигърият бәйрәме узды.

Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сараенда тантаналы шигырь бәйрәме Габдулла Тукайның «Туган тел» җыры белән башланып китте. Зал тутырып килгән мәктәп укучылары, иҗатчылар, җитәкчеләр барысы да аягурә басып татар халкының гимнына әверелгән җырны башкарды. 

Актаныш районара үзәкләштерелгән китапханә хезмәткәрләре Габдулла Тукайның 139 еллыгына багышлап бик бай эчтәлекле программа әзерләгән.

Бөек шагыйребезнең тормыш юлы, иҗаты, әдәбиятыбыз, мәдәниятебез, сәнгатебез, милләтебезне үстерүгә багышланган мәгълүматлар һәркем өчен кирәкле һәм мөһим.

Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов Тукайның шигырьләренең һәрберсенең олы мәгънәгә ия булуын билгеләп үтте. Ятларга, зиһен, фикерләреңне уятырга аның шигырьләренә әлегәчә тиңнәр юк. 

- Телебезне зурлау, милләтебезне алга алып бару, матур гореф-гадәтләрне буыннан -буынга тапшыру – безнең бурычыбыз. Ә мондый максатларга без бары Тукай, Җәлил кебек бөек шигырьләребезнең иҗаты аша гына ирешә алабыз,-диде Ленар Зарипов һәм бөек Тукаебызга багышланган шигырен зур сәхнәдән укыды. 

Сәхнәдә шигырь сөюче талантларыбыз, «Агыйдел дулкыннары» иҗат берләшмәсе әгъзалары, балалар сәнгать мәктәбенең театр бүлеге укучылары чыгыш ясады, алар барысы да Габдулла Тукайның бик күп шигырьләрен сәнгатьле сөйләп алкышларга лаек булдылар. 

Тантаналы кичә тәмамлангач, Ленар Зарипов Мәдәният һәм сәнгать паркындагы Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев