Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Яшәсен гармун, тальян моңнары: Иске Сәфәрдә төбәкара гармунчылар фестивале уза

Бүген Актаныш районының Иске Сәфәр авылында «Яшәсен гармун, тальян моңнары» төбәкара гармунчылар фестивале уза. Авылның Сабантуй мәйданына Казан шәһәреннән, республикабызның Актаныш, Минзәлә, Азнакай, Ютазы, Сарман, Ютазы, Түбән Кама, күрше Башкортостанның Октябрьск, Чакмагыш, Ярмәкәй районнарыннан, Удмуртиянең Сарапул шәһәреннән гармунчы- осталар җыелды.

"Яшәсен гармун, тальян моңнары" төбәкара гармунчылар фестивален бөтен татар дөньясына танылган «Баламишкин» халык гармунчылар ансамбле башлап җибәрде. Әлеге ансамбльнең оешып китүе фестивальнең тарихы белән тыгыз бәйле. Фестиваль районыбызда өченче тапкыр уза, беренчесе Актанышта, икенчесе Чөгәнә авылында үтте, бүген менә өченче фестиваль Иске Сәфәрне гармунчылар авылына әйләндерде. 

Татар халкы элек-электән җырга, моңга бай халык. Көмеш телле татар гармуннары авылның горурлыгы ул. Ә гармунчының урыны һәрчак түрдән: туй мәҗлесендә дә, бәйрәмнәрдә дә. Татарларда электән гармунчысыз авыл булмаган. Яшьләрнең аулак өйләре, кичке уеннары берсе дә уен-җырсыз, гармунсыз үтмәгән. Гармун моңы, гармун тавышы белән тулган татар авылы. Гармун моңы халкыбызның рухи бердәмлеген ныгыткан, иң авыр чакларда да күңелен күтәргән, шатландырган, юаткан. 

- Безнең мәдәният йорты «Татнефть»нең грант конкурсында җиңеп чыкты, конкурс проектында бүгенге фестиваль дә бар иде. Шушы грант ярдәмендә без фестивальне үткәрәбез,- ди гармун бәйрәменә нигез салган Иске Сәфәр мәдәният йорты директоры Илдус Харунов. 

"Яшәсен гармун, тальян моңнары" төбәкара гармунчылар фестивалендә катнашу өчен оештыру комитетына 210 гариза җибәргәннәр. Ульяновск, Нижневартовск, Пенза якларыннан да гармунчылар ярышында көчләрен сынап карарга теләүчеләр булган. Менә шулай төрле якларга сибелгән татарларны бер мәйданга туплаучы бәйрәм дә әле ул фестиваль!

Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Ильясов фестивальне ачу тантанасында гармунның элек-электән гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны саклаучы уен коралы булуын, ә бүгенге гармунны олылау чарасының туган телебезне, милли моңнарыбызны сакларга, белергә этәргеч ясавын да билгеләп үтте. Оештыручыларга әлеге хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.

Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ирек Шәрипов фестиваль кунакларын  Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән сәламләде. 

Татар дөньясында бүген зур бәйрәм. Татар авылларында туган һәрбер идея, һәрбер фикер, һәбер гамәл безнең өчен бик кадерле. Бүгенге бәйрәм өстән кушылмыйча, шушы авыл кешеләренең идеясе белән үткәрелә. Сезнең үзегездән, күңелегездән чыккан чишмәгә төрле төбәкләрдән килеп кушылдыгыз, күлгә әйләндердегез, алга таба да күлебез кипмәсен. бу башлангыч дәвам итсен! -дип, Ирек Шәрипов милләттәшләребезгә рәхмәт белдерде. 

Ирек Шәрипов бер төркем гармунчы милләттәшләребезгә Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатлары, истәлек бүләкләре тапшырды.

ТР Мәдәният министрлыгы каршында чыга торган «Түгәрәк уен» журналы редакциясе дә халкыбыз җәүһәрләрен саклаучыларга бүләкләр алып килгән, рәхмәт хатлары һәм яңа журнал саны үз ияләрен тапты.

"Яшәсен гармун, тальян моңнары" төбәкара гармунчылар фестивале сәхнәсен якташларыбыз Татарстанның халык артисты Азат Тимершәех, Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиева үзләренең җырлары белән бизәде. 

Фестивальнең иң югары ноктасы, әлбәттә, «Гармун тартыш» бәйгесе. Мәртәбәле жюри каршында фестивальгә килгән һәркем сәләтен күрсәтә, алар арасында төрле номинацияләрдә урыннар чыгарылачак. 

Гармунчыларыбыз Сәфәр урамнарын да милли көйләргә төрде. Авыл буйлап милли киемнәрдән гармунчылар парады узды. Әле бәйрәм кичкә кадәр дәвам итә. Хөрмәтле райондашлар, кунаклар! Рәхәтләнеп милли көйләребезне тыңлап, оста гармунчылар белән аралашып кайтыйк дисәгез, Иске Сәфәргә килегез. Гармун моңнары сезне көтә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев