Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

«Шаярыш-ярыш»ның зона бәйгеләренә рәхим итегез!

Елдагыча, көзге эшләр тәмамлангач, авыл мәдәният йортлары каршында эшләп килүче шаяннар һәм тапкырлар, мәзәкчеләр командалары арасында иң-иңнәр ачыклана.

Районыбызның КВН командалары  «Шаярыш-ярыш» бәйгесендә бил алыша башлый.  

Бүген, 23 октябрьдә Пучы мәдәният йортында Пучы, Иске Кормаш, Зөбәер, Әтәс, Усы, Айман командалары очрашачак.

24 октябрьдә Теләкәйдә Теләкәй, Яңа Әлем, Актанышбаш, Аеш, Уразай,
25 октябрьдә Кировта Киров, Иске Сәфәр, Чуракай, Аккүз, Югары Яхшый, Байсар, Богады;
26 октябрьдә Татар Суыксуында Татар Суыксуы, Татар Ямалысы, Мәсәде, Такталачык, Күҗәкә, Чалманарат командалары «Ярларына кайтты елга» темасы буенча көчләрен сынаячак.

«Шаярыш-ярыш» өч этаптан тора. Беренчесендә командаларның сәламләүләре бәяләнә. Икенчесендә «Булды ни дә, булмады ни» исеменә җисеме туры килә торган өй эше чыгышын күрсәтәчәкләр. Өченче этапта капитаннар «Танцор N 1!» исеменә лаек булу өчен тырышачак.

Бәйгенең эчтәлегенә караганда, КВН шактый кызыклы һәм юморга бай булачак, ди оештыручылар. 
Командаларыбызга уңышлар һәм алкышларга юмарт тамашачыларның күп булып килүен телибез. Әйдәгез, җиңүчеләрне бергәләп сайлыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев