Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Сәнгатьтә без- бер гаилә: Балалар сәнгать мәктәбенең иҗат концертыннан безнең репортаж

Бүген Әлфия Авзалова исемендәге мәдәният сараенда район балалар сәнгать мәктәбенең еллык иҗат концерты узды.

Концерт алдыннан фойеда рәсем һәм зәркан сәнгате һәм кул эшләре буенча күргәзмә тәкъдим ителде.

Остазлар балаларыбызга буыннан буынга тапшырыла барган, әмма соңгы вакытта онытыла төшкән кул эшләрен дә өйрәтәләр. Мәсәлән, Ләйлә Ренарт кызының шәкертләре палас сугу станогында рәхәтләнеп эшли белә хәзер. Балалар сәнгать мәктәбенең сәхнә серләрен төшендерүче укытучыларыбызга да «Афәрин!» диябез. Өч сәгатькә якын барган концертта вокал, хореография, уен кораллары сыйныфларында белем алучы укучыларыбыз ел буенча өйрәнгәннәрен әти-әниләренә, остазларына күрсәттеләр. Һәр чыгыш көчле алкышларга күмелде.  

Актаныш районы башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова уку елы башында мәктәпкә куелган максат-бурычларның күбесенең тормышка ашырылуын билгеләп үтте.

"Агыйдел балкышы" һәм "Илһам остаханәсе" проектлары кысаларында Актаныш балалар сәнгать мәктәбенең Татарстан шәһәр-районнары, Казандагы музыкаль уку йортлары белән тыгыз элемтә урнаштырылуын, башкала педагогларының Актанышка килеп мастер-класслар үткәрүен уңай яктан телгә алып, 

бу матур башлангычны дәвам итәргә чакырды. 

Дилбәр Миркасыйм кызы республика, Россиякүләм иҗат бәйгеләрендә зур уңышларга ирешкән укучыларга рәхмәт хатлары тапшырды.

Балалар сәнгать мәктәбе педагоглары Аяз Мусин белән Сөмбел Фәрхетдиновага район башлыгының рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев