Мәдәни Актаныш рубрикасы буенча яңалыклар
-
Актаныш талантлары «Созвездие-Йолдызлык» фестивале финалында зур уңышлар яулады
Казанда «Созвездие-Йолдызлык» ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең суперфинал этабы узды. Анда Актанышыбызның яшь талантларын да бүләкләделәр.
-
Актанышның яшь артистлары Созвездие-Йолдызлык XXVI фестиваленең суперфиналында чыгыш ясый
Актаныш районы вәкилләре Созвездие-Йолдызлык XXVI фестиваленең суперфиналының икенче турында Казан шәһәрендә чыгыш ясый. Яшь артистларыбыз өчен ихластан җан атабыз, аларга уңышлар, илһам һәм якты җиңүләр телибез! Менә алар безнең якты йолдызларыбыз:
-
Яшь талант: Ләйсән Хәбирова – «Иртәгә йолдызлары» программасы лауреаты
Актаныш районы Киров урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Ләйсән Хәбирова икенче ел рәттән республикакүләм «Иртәгә йолдызлары» иҗади программасы лауреаты булды.
-
Актаныш районында смотр-концертлары марафоны башланды
Актаныш районының авыл мәдәният йортларында елның иң дулкынландыргыч һәм иҗади вакыйгасы — смотр-концертлары башланып китте. Бу бәйге авыл җирлекләрендә яшәүче талантларны ачыклау, халык иҗатын саклау һәм үстерү максатыннан үткәрелә.
-
«Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбленең «Җырланмаган әле безнең җыр» концертыннан репортаж
Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сараенда Муса Җәлил исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты «Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбле коллективы һәм ансамбльнең халык исемен йөрткән вакытындагы ветеран артистлары район тамашачысына «Җырланмаган әле безнең җыр» программасын тәкъдим итте.
-
Актаныш вәкилләре Үзбәкстанда: мәдәни хезмәттәшлек һәм тәҗрибә алмашу
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм «ТатКультРесурс» үзәге тарафыннан оештырылган эшлекле сәфәр кысаларында Үзбәкстан Республикасына Татарстаннан зур делегация юл тотты. Әлеге мөһим сәфәрдә Актаныш районыннан да вәкилләр катнаша.
-
Мохтар Мутин исемендәге театраль фестивальгә йомгак: җиңүчеләр исемлеге
Актаныш төбәге халкы — театр сәнгатен чын күңелдән сөюче, аның нечкәлекләрен аңлаучы һәм иҗатка гашыйк халык. Өч ай дәвамында районның үзешчән һәм халык театрлары сәхнәдә үз осталыкларын күрсәтеп, тамашачы күңелен яулады, рухи ләззәт бүләк итте.
-
Актаныштагы Театр айлыгында җиңүчеләрне режиссер Александр Долматов тәбрик итте
Мохтар Мутин исемендәге театр фестивале җиңүчеләрен Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесе Илфак Бариев, аның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова, социаль һәм агарту бүлеге башлыгы Наилә Исламова котлап дипломнар, акчалата бүләкләр тапшырдылар. Шулай ук җиңүчеләрне татар кино сәнгатендә үз исемен булдырган режиссер Александр Долматов тәбрик итте.
-
Пучы Халык театры «Яшь йөрәкләр» спектакле белән Мохтар Мутин исемендәге күчмә кубокка лаек булды
Бүген Актаныш районында Мохтар Мутин исемендәге драма коллективлары смотрын йомгаклау кичәсе узды. Аңа кадәр Пучы халык театры Ф. Бурнашның «Яшь йөрәкләр» музыкаль комедиясен тәкъдим итте. Спектакльнең режиссеры- Ленар Миңнемуллин.
-
Муса Җәлилне зурлап!
Бөек татар шагыйре, журналист, хәрби хәбәрче, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 120 ел.
-
Юбилеема бүләк: Ямьле Әҗәкүл буйлары
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, балалар сәнгать мәктәбе укытучысы, талантлы рәссам Айрат Сәрвәров чираттагы картинасын тәмамлады. Ул «Ямьле Әҗәкүл буйлары» дип атала Гадәттәгечә, Айрат Изил улы «Актаныш-информ» аша иҗат эшен сәнгать яратучы райондашларыбызга да тәкъдим итә. ыйк әле!
-
«Баламишкин» ансамбле «Халык җәүһәрләре» гала-концертында чыгыш ясады
«Баламишкин» халык гармунчылар ансамбле Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында узган «Халык җәүһәрләре» проектының гала-концертында катнашып кайтты.
-
Сәфәр урта мәктәбе укучылары Халыкара конкурста җиңү яуладылар
28 март көнне, Яр Чаллы шәһәрендә «Magic universe» халыкара конкурсы узды. Конкурста Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары Габдрахманова Әминә һәм Бәхтиева Азилә катнашты.
-
Айрат Сәрвәровтан яңа иҗат җимеше: «Ямьле Уразай буйлары» картинасы
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, рәссам Айрат Сәрвәров — күпсанлы картиналар авторы. Балалар сәнгать мәктәбе остазы укучыларын язгы каникулларга озаткач, кабат кулына пумаласын алып, иҗат эшенә чума. Бүген рәссам үзенең яңа әсәрен — «Ямьле Уразай буйлары» исемле картинасын ясауны тәмамлаган.
-
“Алтынчәч” балалар бакчасыннан 7 яшьлек Ямилов Раил «Татар моңы мәңге яңгырар» фестивалендә җиңде
22 мартта Киров өлкәсенең Нократ Аланы шәһәрендә «Победа» мәдәният йортында узган «Татар моңы мәңге яңгырар» III халыкара фестиваль-бәйгесе финалында “Алтынчәч” балалар бакчасыннан 7 яшьлек Ямилов Раиль катнашып, I дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Раиль татар халкының “Матур булсын” җырын югары дәрәҗәдә башкарды. Җитәкчесе Чулпан Басыйрова.