Мәгариф яңалыклары рубрикасы буенча яңалыклар
-
Районыбыз укучылары «Укый торган гаилә- укый торган ил» конкурсында җиңде
Казан шәһәренең М.И.Мәхмүтов исемендәге 184 нче гимназиядә «Читающая семья- читающая страна» республика бәйгесенә йомгак ясалды.
-
Киров мәктәбә җитәкчесе Мәскәүдә XXll Халыкара Макаренко форумында уку йортын презентацияләде
2024 елның 1-5 апрелендә Мәскәү шәһәрендә «Россия мәктәп - хуҗалыкларының һәм агромәктәпләренең мотивацион, технологик һәм эчтәлекле ресурслары» исеме астында, РФ Иҗтимагый палатасы, РФ Дәүләт Думасы, ВДНХ мәйданчыкларында XXll Халыкара Макаренко форумы узды.
-
Парламент дәресләре кысаларындагы бәйгедә Татар Суыксу мәктәбе укучысы җиңүче булды
Парламент дәресләре кысаларында «Выбираем будущее!» бәйгесенең нәтиҗәләре буенча Татар Суыксу мәктәбенең башлангыч класс укучысы Малихов Муса җиңүче булды.
-
Районыбыз мәктәпләрендә 2023-2024 нче уку елының соңгы чиреге башланды: Алда- имтиханнар!
Районыбыз укучылары бүгеннән 2023-2024 нче уку елының соңгы чиреген башлап җибәрде.
-
«Ромашка» балалар бакчасында «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләм үсешендә сәламәтлек саклау технологияләре» район семинары узды.
2нче санлы «Ромашка» балалар бакчасында «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләм үсешендә сәламәтлек саклау технологияләре» исеме астында район балалар бакчалары тәрбиячеләренең район семинары булып узды. Әлеге чараның максаты - мәктәпкәчә яшьтәге балаларда сөйләм үсеше формалаштыруның нәтиҗәлелеген арттыруда педагогларның һөнәри компетентлыгын үстерү.
-
Технология техникумында «Үз һөнәренең остасы» конкурсы узды
Уку йортыбызның матур традициясе - «Үз һөнәренең остасы» конкурсы. Әлеге бәйге техникумда укучы егетләр-кызлар арасында үткәрелеп, үз юнәлешләре буенча һөнәри осталыкларын билгеләүне алмаксат итеп куя.
-
Яңа Әлем балалар бакчасында театр көнендә спектакль куйдылар
27 март-Бөтендөнья театр көне буларак билгеләп үтелә.
-
Байсар, Богады, Әлем, Чуракай мәктәбе укучылары Минзәлә педагогия көллиятендә кунакта булды
Язгы каникулларны күңелле һәм файдалы үткәрү максатыннан Актаныш районы мәктәпләре белән үзара хезмәттәшлек буенча килешү төзегән М. Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллияте Байсар, Богады, Әлем, Чуракай мәктәбе укучыларын үзенә кунакка чакырды.
-
Максатчан юнәлеш буенча укырга керергә теләсәң
Бүген, 27 март көнне, Актаныш районы мәгариф идарәсе җитәкчесе Шакирова Раниза Митьян кызы максатчан юнәлеш буенча укырга теләк белдерүче укучылар белән түгәрәк өстәл янында очрашты.
-
Юридик зат булган балалар бакчалары мөдирләре проектлар яклады
Балалар иҗат үзәгендә юридик зат булган балалар бакчалары үз эшчәнлекләренең өстенлекле юнәлеше буенча проект эшләрен якладылар.
-
Мәктәп директорлары өстенлекле юнәлеш буенча проектларын яклады
Язгы каникулларда мәктәпләрдә, педагогик коллективларда эшчәнлек тынып тормый.
-
Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат укучысы- Бөтенроссия олимпиадасы призеры!
Мәскәү шәһәрендә МХК фәне буенча Бөтенроссия олимпиадасы узды.
-
Районыбызның мәктәп директорлары Пучы мәктәбенең «Үсеш ноктасы»нда киңәште
Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Укучыларның заманча компетенцияләрен формалаштыру ресурсы буларак «Үсеш ноктасы» үзәге» темасы астында мәктәп директорларының район семинары үтте.
-
Киров мәктәбендә Казан дәүләт аграр университеты галимнәре дәрес бирде
Киров мәктәбе коллективы Казан дәүләт аграр университеты белән тыгыз элемтәдә тора. Узган уку елында бер укучыбыз университетны тәмамласа, шул юнәлештә укуын дэвам итәргэ теләүче укучыларыбыз булуү тагын да шатландыра. Инде уртак хезмәтләребез дә бар.
-
Актаныш педагоглары «Ел укытучысы – 2024» һәм «Ел тәрбиячесе – 2024» һөнәри осталык конкурсында көч сынаша
Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның инглиз теле укытучысы Румия Темел Бөтенроссия «Ел укытучысы – 2024», «Тылсым» балалар бакчасы тәрбиячесе Фәнилә Бакирова «Ел тәрбиячесе – 2024» һөнәри осталык конкурсының республика этабында район данын яклыйлар.