Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сез- Безнекеләр!

Актаныш районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты Россия авыл хуҗалыгы министрының рәхмәтенә лаек булды

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министрлыгының Актаныш районы Авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсе җитештерү бүлеге консультанты Гөлфисә Шәйхразыева Россия Федерациясенең Авыл хуҗалыгы министры Д. Н. Патрушевның Рәхмәтенә лаек булды.

Гөлфисә Яхъя кызы әлеге бүләккә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министрлыгы коллегиясендә Агросәнәгать комплексы системасында күпьеллык намуслы хезмәте өчен хөрмәтләнде.

Райондашыбызны әлеге уңышлары белән чын күңелдән котлыйбыз! Киләчәктә дә авыр, җаваплы һәм четерекле эшен намус белән башкарыр дигән ышанычта калабыз!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев