Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сез- Безнекеләр!

«Актаныш таңнары» газетасы хәбәрчесе Рузилә Хәсәнова ТР Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Республикасы матбугаты көне уңаеннан массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре белән очрашты.

Тантаналы очрашу вакытында озак еллар дәвамында матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чараларында хезмәт куйган журналистларны да хөрмәтләделәр. Алар арасында хезмәттәшебез, "Актаныш таңнары" газетасы журналисты Рузилә Хәсәнова да бар. Рузилә Рифкать кызына ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үзенең Рәхмәт хатын тапшырды.  

- Сезгә матбугат өлкәсендәге нәтиҗәле хезмәтегез өчен зур рәхмәтемне белдерәм. 

Сез- язмышын туган як белән бәйләп, иҗатын Актаныш төбәгендә гомер итүче халкыбызның тырыш хезмәтен, тормыш-көнкүрешен яктыртуга багышлаган каләм иясе. Җәмгыятьтә килеп туган социаль вәзгыятьне тирәнтен өйрәнеп язган мәкаләләрегез укучыда кызыксыну уята, бүгенге көннең асылын аңларга ярдәм итә. 

Абунәчеләр белән эшләүдә кызыклы ысуллар кулланып газетага яңа укучылар җәлеп итәсез, аның географиясен киңәйтәсез. 

Киләчәктә дә сезгә иҗади уңышлар, сәамәтлек телим,- диелә рәхмәт хатында.

Хезмәттәшебез Рузилә Хәсәнованы лаеклы бүләге белән чын күңелдән котлыйбыз. Киләчәктә тагы да эчтәлекле мәкаләләре белән укучыларны сөендереп торуын телибез.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев