Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Актаныш инвалидлар җәмгыяте командасы Түбән Камада узган шахмат-шахмат турнирында катнашты

15-16 ноябрь көннәрендә Түбән Кама шәһәрендә Татарстанның мөмкинлекләре чикле кешеләр арасында шахмат - шашка чемпионаты узды. Әлеге ярышларда Актаныш районы инвалидлар җәмгыяте командасы да катнашып, уенчыларыбыз мактаулы урыннарга лаек булды.

Ике көн дәвам иткән шахмат-шашка чемпионатында Түбән Кама, Алабуга, Чаллы, Менделеевск, Казан шәһәр, районнарыннан, Актаныш, Балтач, Мамадыш, Яшел Үзән, Саба, Кукмара, Чирмешән,Чистай, Яңа Чишмә һәм башка районнардан килгән мөмкинлекләре чикле кешеләр акыл уенында көч сынашты.

Мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен спорт ярышларында катнашучы районнар, кешеләр көннән-көн арта. Бу барыбызны да бик сөендерә. Республика тарафыннан инвалидларны спортка, сәламәт яшәү рәвешенә тарту, кызыксындыру бик көчле.

 Ярышлар гадел итеп оештырылган иде, хәрәмләшүләргә юл куелмады, монысы да безнең өчен бик мөһим,- ди инвалидлар оешмасы җитәкчесе Фәйрүзә Разетдинова.

Катнашучылар саны күп булса да, актанышлылар үзләренең осталыкларын матур итеп күрсәтә алганнар. Актаныш районының 13 уенчыдан торган командасы турнирның өч бәйгесендә дә:  «Рус» һәм «Халыкара -10» дип аталган шашка тактасында, шулай ук шахмат турнирында катнашып призлы урыннар яулый, медальләр һәәм грамоталар белән бүләкләнәләр. Җиңүчеләр турында алдагы язмаларыбызда яктыртачакбыз.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев