Актаныш

Актаныш районы

16+
Спорт хәбәрләре

Актанышка Татарстан Республикасының Беренче Президенты Минтимер Шәймиев Кубогына милли көрәш турнирына рәхим итегез!

Көрәш - халыкның яшәү көчен, батырлыгын, кодрәтен күрсәтүче спорт төре. Чирек гасыр дәвамында Татарстан Республикасының Беренче Президенты Минтимер Шәймиев Кубогына милли көрәш турниры балалар, яшьләр арасында татарча милли көрәш традицияләренә мәхәббәт тәрбияли, 25 елдан артык танылган көрәшчеләр әзерли. Быел да Актанышта әлеге мәртәбәле кубок өчен 500 гә якын көрәшче бил алышачак.

25-27 сентябрь көнне Актанышта Татарстан Республикасының Беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев Кубогына милли көрәш буенча төбәкара турнир узачак.

2024 елда үзенең 25 еллык юбилеен каршылаган бәйгенең көрәшчеләр арасында дәрәҗәсе зур. Быел да турнир «Батыр» спорткомплексында югары дәрәҗәдә үтәчәк дип хәбәр итә оештыручылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев