Төбәкара җиңел атлетика ярышында Актаныш кызы өченче килде
15-17 ноябрьдә Түбән Камада Ю.Г. Жадовский истәлегенә җиңел атлетика ярышлары узды. Ярышта Татарстан, Удмуртия һәм Башкортостан спортчылары, шул исәптән Актаныш районы йөгерешчеләре дә катнашты. Аделина Фарухшина 1500 метрга йөгерүчеләр арасында өченче килде.
Актаныш жыелма командасыннан Ибраһимова Чулпан 400 метрга йөгерүдә 6 урынны алды, Фарухшина Аделина 1500 метр йөгерүчеләр арасында өченче, Закирова Алмазия дүртенче килде. Өченче урынга лаек булган Фарухшина Аделинаның тренеры Актанышның икенче санлы мәктәбенең физик культура укытучысы Рузил Тимиров.
Төбәкара ярышның нәтиҗәләре ГТО нормативлары зачетына да теркәлә.
Йөгерешчеләребезне матур уңышлары белән тәбрикләп спорт дөньясында тагы да зуррак биеклекләргә ирешүләрен телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев