БЕЗНЕҢ ГЕРОЙЛАР
-
Адай халкы Корбан гаетендә махсус хәрби операциядә һәлак булган авылдашларын искә алды
Корбан гаете бәйрәме көннәрендә бик күп райондашларыбыз игелекле гамәл кылды, корбан чалдырып, туганнарын, якыннарын, ятим-мескеннәрне сөендерде. Адай авылында да нәкъ шундый чара узды. Махсус хәрби операциядә һәлак булган Марсель Галимов рухына багышлап апасы Эльмира Бариева корбан чалдырды.
-
Якташыбыз Фирдинанд Гыйлаҗетдинов «За отличие» медале белән бүләкләнде
Яңа Җияш авылында туып үскән махсус хәрби операциядә катнашучы якташыбыз Фердинанд Гыйләҗетдинов Россия Кораллы Көчләре бүләге — «За отличие» медале белән бүләкләнде.
-
ИКЕГӘ БҮЛЕНГӘН ГОМЕР
Махсус хәрби операциядән кайткан сугышчыларның тыныч тормышка ияләшүе үзе бер вакыйга. Бигрәк тә каты яраланып, сәламәтлеген җуйганнарга авыр. Ә менә Актаныш авылында яшәүче Әлфис Шәйхелмәрдәнов дусларына гына түгел, безгә дә үрнәк күрсәтеп, янып яши. Бу көннәрдә махсус хәрби операция ветераны Әлфис Әзһәм улы 57 бистәдә йорт салып ята. Осталар килеп яңа өйнең стеналарын өйгәннәр. Өй салуның ние бар, мүклисе дә, чутлыйсы, дигәндәй, түбә ябасы калган да, ишек-тәрәзәләр куясы бар.
-
Махсус хәрби операциядә катнашкан Илсур Зәкиев ТР Рәисе спорт Кубогы ярышларында Актаныш данын яклый
Махсус хәрби операциядә катнашкан Илсур Зәкиев иртәгә, 2 августта «Махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм ветераннары арасында ТР Рәисе спорт Кубогы»нда Актаныш районы данын яклаячак.
-
Махсус хәрби операциядә катнашучыларыбыз Сабада өстәл теннисы ярышларында көч сынашты
Байлар Сабасында ТР Рәисе Кубогы турниры кысаларында спорт ярышлары узды. Өстәл теннисы бәйгесендә Актанышның махсус хәрби операциядә катнашучылары Илсур Зәкиев белән Әлфис Шәйхелмәрдәнов та көч сынашып кайттылар.
-
Актаныш егете Фәдис Гарипов «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнде
Райондашыбыз Фәдис Гарипов «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнде. Аңа әлеге зур бүләкне Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов әти-әнисе, хатыны, улы каршында тантаналы төстә район хакимиятендә тапшырды.
-
Райондашыбыз Альберт Зарипов “Махсус хәрби операциядә катнашучы” медале белән бүләкләнде
Райондашыбыз Альберт Зарипов махсус хәрби операциядә барышында күрсәткән батырлыгы өчен “Махсус хәрби операциядә катнашучы” медале белән бүләкләнде.
-
Актанышның унбер лачыны «Герой әтисе» күргәзмәсенә тәкъдим ителде
«Герой әтисе» күргәзмәсенә Татарстанның 45 районыннан уллары махсус хәрби операциядә катнашучы әтиләрнең портретлары куелды. Алар арасында Актаныш районының унбер егете һәм аларның әтиләре дә бар. Сурәтләр хәрбиләрнең батырлыгы, тормыш юлы турындагы язмалар белән баетылган. Бүген районыбызда тантаналы төстә «Герой әтисе» күргәзмәсе ачылды.
-
Нәсел көче һәм хәрби антка тугрылык: Герой әтиләре белән танышыгыз!
«Герой әтисе» күргәзмәсендә бөтен республикадан махсус хәрби операциядә катнашучы әтиләрнең һәм аларның улларының портретлары тәкъдим ителгән. Безнең районнан экспозициядә унбер сугышчы һәм аларның исемнәре батырлык, кыюлык символы булган әтиләре бар.
-
Махсус хәрби операция батырларының әтиләре «Герой әтисе» күргәзмәсенә багышланган тантанада чыгыш ясады
«Герой әтисе» күргәзмәсенең районыбызга килүе актанышлыларда аеруча истәлекле. Татарстанның 45 районыннан махсус хәрби операциягә улларын озаткан, аларны ватанпарварлеккә, Туган илебезне сөяргә, бернидән дә курыкмаска, батыр булырга өйрәткән әтиләр арасында үзебезнең Актаныш районының унбер әтисен күрү олы горурлык. Бу кичә тыныч күк йөзенең чын бәһасе турында искәрттте, гади гаиләләрдә чын батырлыкның тууын дәлилләде.
-
«Без бергә» фонды директоры махсус хәрби операциядәге якташларыбызга гуманитар ярдәм илтте
«Без бергә» коммерцияле булмаган фонд директоры, волонтер Лилия Гыйкрамина тәвәккәл ханым. Үзе дә махсус хәрби операциядә катнашучының хатыны буларак, ул сугышчыларның гаиләләрен, ут эчендәге егетләрнең хәлен яхшы аңлый. Әле яңарак кына Лилия Әхнәфовна ерак юлдан кайтты. Энесе Ленар белән шәхси машинасында, үзе руль артына утырып, Курск якларына гуманитар ярдәм илтте ул.
-
Мәңгелек хәтер: Махсус операциядә һәлак булган Алмаз Әсләмов Батырлык ордены белән бүләкләнде
Актанышның тантаналар залы бер үк вакытта горурлык һәм тирән сагыш атмосферасына күмелде. Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов махсус операциядә һәлак булган Алмаз Әсләмовның әнисе Сәмәния Фәхрази кызына Батырлык ордены тапшырды. Дәүләтебезнең югары бүләге аның улы Алмаз Әсләмовка хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыклары өчен үлгәннән соң бирелде.
-
«Батырлар. Герои Татарстана» программасында катнашучы Илсур Зәкиев райондашларны сайлауларда тавыш бирергә чакырды
Бүгенге кояшлы, матур көндә сайлау участокларында күңелле ыгы-зыгы. Яңа Әлем авылындагы 639 нчы сайлау участогында 918 сайлаучы тавыш бирәчәк. Алар арасында махсус хәрби операциядә илебез киләчәге өчен көрәшүче солдатларыбыз да бар. «Батырлар. Герои Татарстана» программасында белемен күтәрүче Илсур Зәкиев хәрби сынауларны шактый кичергән егет. Төньяк Кавказдагы бәрелешләрдә, махсус хәрби операциядә катнашкан Илсур бүген туган авылында Татарстан Рәисе сайлауларында үз фикерен белдерде һәм райондашларны да үз үрнәгенә иярергә чакырды.
-
Актанышның беренче санлы мәктәбе элеккеге укучысы, махсус хәрби операция батыры Руслан Ибәтуллин истәлегенә җиңел атлетика ярышы оештырды
Бүген Актанышның беренче санлы мәктәбе чираттагы патриотик чара уздырды, бу юлы мәктәпнең барлык укучылары, сәламәт яшәү рәвешенә тартылып, махсус хәрби операция батыры, подполковник Руслан Ибәтуллин истәлегенә багышланган ярышларда катнашты. Советлар Союзы Герое Баян Дәүләтов исемендәге үзәк стадионда үткәрелгән җиңел атлетика беренчелеге җәйге спорт сезонын ябу да булып тора. Руслан Ибәтуллин исемендәге спорт чарасының дәрәҗәсе елдан-ел арта. Бу юлы укучыларның тырышлыгын, физик әзерлеген Сугыш хәрәкәтләре ветераннары оешмасы әгъзалары, махсус хәрби операциядә катнашучы Илсур Зәкиев, Әлфис Шәйхелмәрданов, Өмет Раджаповлар күзәтте.
-
Махсус хәрби операциядә катнашучы яза: Күкләрдән хат
Махсус хәрби операциядә катнашучы, «Батырлар. Герои» программасында белем алучы Илсур Зәкиев иҗат белән күптәннән җитди шөгыльләнә. Бүген игътибарыгызга аның «Күкләрдән хат» шигырен тәкъдим итәбез.