Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

«Шаярыш-ярыш»ның беренче финалисты билгеле- Пучы КВНчылары 6 команда арасында җиңде

Районыбызда халкыбызның яраткан тамашалары- «Шаярыш-ярыш» КВН уеннары башланып китте. Кичә Пучы мәдәният йортында хуҗалар Иске Кормаш, Зөбәер, Әтәс, Усы, Айман командалары белән очрашты. Өйдә стеналар да булыша дисәләр дә, Пучының «Дөбер-шатыр» КВН командасы ныклы әзерлеге белән башкалардан аерылып торды, лаеклы рәвештә җиңү яулады.

Пучы мәдәният йорты дректоры Ильгина Нуретдинова КВН уеннарына ныклап әзерләнгән, үзләренең яшьлек дәрте, энергиясе белән җиңүгә зур өлеш керткән һәрбер команда әгъзасына рәхмәт белдерде:

- Дөбер-шатыр" КВН командабыз озак еллар район КВН уеннарында алдынгы урыннарны ала. КВН куярга бик авыр жанр булса да уйнарга бик рәхәт, командада яшьләр, көчле энергетика булса бигрәк тә уңайлы. Халыкка КВНның барлык нечкәлекләрен белеп уйнау өчен эчтәлекне тоеп, җаның-тәнең белән бирелеп уйнау мөһим шарт.  Команда авыл яшьләрен үзенә туплады, алар арып эштән кайткач, мәдәният йортына килеп, репетиция ясыйлар, авылның мәдәни йөзен ачуда зур өлеш кертәләр. Аларга бик зур рәхмәт! Финалда да сынатмабыз дигән ышанычта калам, -дип фикерләре белән уртаклашты Ильгина Нуретдинова. 

"Шаярыш-ярыш"ның зоналардагы графигы безнең сайтта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев