Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Актанышлыларны спорт бәйрәменә - Милләтләр кроссында катнашырга чакырабыз

Иртәгә, 21 сентябрьдә Актанышта «Милләтләр кроссы» Бөтенроссия массакүләм йөгерү ярышлары узачак. «Милләтләр кроссы»на физкультура һәм спорт белән дус булучы барлык райондашларыбызны катнашырга чакырабыз.

Бөтенроссия массакүләм йөгерү ярышларында ел саен Актанышның мәктәп укучылары, дәүләт һәм җәмәгать оешмалары хезмәткәрләре, балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләре укучылары, студентлар, спорт ветераннары катнашып килде. Быел да әлеге чара зурлап оештырыла.  

Актанышта «Милләтләр кроссы» «Бүләк» базасында уза. Катнашучыларны һәм оешмаларны теркәү 9.00 сәгатькә билгеләнгән. Ярышларга 9:30 сәгатьтә старт бирелә.

18 яшькә кадәр катнашучылар көч сынашуларга бары тик табибтан рөхсәт кәгазе булганда гына, 18 яшьлек һәм өлкәнрәк катнашучылар табиб рөхсәте яисә үз сәламәтлеге өчен җаваплылык турында язу булганда гына рөхсәт ителә.

Бүген массакүләм спорт бәйрәмен якташыбыз, Советлар Союзы Герое Баян Дәүләтов исемендәге стадионда районыбызның балалар бакчаларында тәрбияләнүче нәниләр башлап җибәрде. Йөздән артык малай һәм кыз җитезлектә, түземлектә үзен сынап карады.

Руслан Усманов фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев